Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар Пушкин шигырьләрен укыдылар

Аксубай китапханәчеләре “Пушкин нон-стоп” республика акциясенә кушылдылар – район үзәге урамнарында укучылар белән чаралар үткәрделәр.

Шулай итеп бөек шагыйрьнең туган көнен билгеләп үттеләр.
Өч локациядә: үзәк мәйданда, Александр Гуляев скверенда, Мазилин урамындагы яр буенда.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре укучылар белән бергә “Пушкинны укыйбыз” әдәби акциясен (А.С. Пушкин әсәрләрен кычкырып уку), үзәк мәйданда “Пушкин темасында” әдәби квиз үткәрделәр.
А.А. Гуляев скверенда балалар китапханәсе оештырган әдәби-уен программасы һәм Мазилин урамында яр буенда гаилә китапханәсе оештырган “Пушкин иҗаты геройлары” әдәби каруселе узды.
Бу урыннарда китапханә мәйданчыкларын күргәч, кешеләр битарафлык күрсәтә алмадылар. Шагыйрьнең әсәрләрен искә төшерделәр, кычкырып укыдылар, программа шартларын үтәделәр, фотога төштеләр һәм истәлекле бүләк алдылар. Мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар интеллектуаль уенга бик теләп кушылдылар.
Балаларның да, өлкәннәрнең дә дөнья әдәбиятчысы иҗатын яратулары һәм кызыксуналыр күренеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев