Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының көмеш призерлары булдылар

Аксубай районы командасы авыл районнарының ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.

Ике көн дәвамында Болгар шәһәренең футбол кырында ярышлар барды. Чемпионатта республиканың муниципаль районнарыннан 9 команда катнашты. Әлмәт районы спортчылары белән беренче матч җиңелү китерде. Алдагы барлык очрашуларны да Аксубай егетләре уңай нәтиҗә белән тәмамлады. 2 : 1 исәбе белән Алексеевск командасын, 2: 0 исәбе белән актанышлыларны җиңделәр.
Ярымфиналда Яңа Чишмә командасы белән уйнадылар. Нәтиҗәдә, аксубайлылар көндәшләре капкаларына бер җавапка каршы өч гол керттеләр.
Әлмәтлеләр белән финал уены Аксубай командасына икенче урынны китерде.
Составында Николай Чернышов (капитан), Евгений Романов, Иван Ковряков, Александр Краснов, Иван Матюшкин, Денис Вәлиуллин, Булат Ганиев һәм Борис Жирнов булган футбол дружинасы район данын лаеклы яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев