Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайдан яшь музыкант Мәскәү югары уку йортлары профессорларында осталык дәресләре узды

Суздаль шәһәрендәге «Яңа исемнәр» XXXI Халыкара иҗат мәктәбендә ике атналык курсларда Аксубай район мәдәният йорты баянчысы Семен Крайнов һәм аның педагогы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова укулар уздылар.

Иҗат мәктәбе Россиянең, Үзбәкстанның һәм Белоруссиянең 24 төбәгеннән 195 талантлы баланы җыйган. Укуларны Мәскәү дәүләт консерваториясе һәм Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе укытучылары үткәргән.
Укыту программасы бай һәм кызыклы булган. Семен Россиянең иң яхшы педагоглары белән танышкан, мастер-классларга, концертларга, Денис Мацуевның ALMA MATER фестиваленә, спорт ярышларына йөргән. Борынгы Суздаль шәһәре буенча экскурсияләр дә аның күңелендә якты тәэсирләр калдырган.
Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев