Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде

Кичә Аксубай үзәк паркында «Минем гаиләм – минем байлыгым» дигән гаилә бәйрәме узды.

Паркның тамаша мәйданчыгы кызыклы конерт программасын карарга теләүчеләрнең барысын да сыйдырды. Кул эшләрен үз итүчеләр туган якны өйрәнү музее оештырган “Ромашка” тематик остаханә эшенә кушылдылар. Сәхнәдән яшь талантлар һәм сәхнә осталары башкаруында музыка, җырлар яңгырады. Тамашачылар уңайлы урыннарда утырып, чыгышларны рәхәтләнеп карадылар. Алар арасында балалар да күп иде.
Җыелучыларны Халыкара гаилә көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ихлас котлады.
– Безнең илдә гаилә төшенчәсе һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе булачак, – дип билгеләп үтте ул. – Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәт, якыннар турында кайгырту, патриотизм, дуслык кебек кыйммәтләр формалаша. Әниләребезгә, әбиләребезгә балаларда әхлакый башлангычлар, Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Бәйрәмгә илле ел бергә тату гаилә булып яшәүче парлар чакырылган. Станислав Зайцев гаилә тормышының алтын юбилярлары Фәнүзә һәм Минталип Шәйхутовларга, Валентина һәм Владимир Ковряковларга ЗАГС бүлегенең Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны ЗАГС бүлеге башлыгы Светлана Крайнова Гаилә көне белән җылы котлады.
– Бу гаилә дип аталган искиткеч бәйрәм, ул барыбызны да бер канат астында берләштерә, – диде ул. – Барыгызга да сәламәтлек, бәхет телим.
Ул берничә ел дәвамында бөтен район буенча гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү белән шөгыльләнгән биш бала анасы Рәмзия Бакировага котлау сүзләрен аеруча хөрмәт белән белдерде, аңа Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.
Җыелучыларны район хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Зәйдуллина һәм район Советы депутатларының хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Копонева сәламләделәр. Алар гаиләләргә иң яхшы теләкләрен җиткерделәр һәм «Минем гаиләм – минем байлыгым» Республика бәйгесенең район этабы призерларына бүләкләр тапшырдылар. Балалар дипломнар һәм бүләкләрне шатланып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев