Аксубай ветераннары яңа елны иске стиль белән билгеләп үттеләр
Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традицион иске ел бәйрәме узды.
Бәйрәм күтәренке рухта үтте. Интернат-йортта социаль хезмәтләр алучы тармак ветераннары халык традицияләрен беләләр һәм аларны үтиләр. Шуңа күрә социаль учреждениедә иске стиль буенча яңа елны билгеләп үтү буенча тантана оештырылуына алар икеләтә сөенделәр.
Бәйрәмдә катнашучыларны учреждение директоры Надежда Никитина һәм интернат-йорт белгечләре чын күңелдән котладылар. Алар ветераннарга сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы теләделәр. Аларның барысы да Кыш бабай һәм Кар кызы кулыннан Казан шәһәренең “Ярдәм кулы” хәйриячеләре тапшырган бүләкләрне алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев