Аксубай укучысы технологияне иң яхшы белүен күрсәтте
3нче Аксубай урта мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Филипп Сетров технология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабында җиңүче булды.
Республика дәрәҗәсендәге интеллектуаль сынауларда Филиппның җиңүе очраклы түгел. Ул бик кызыксынучан малай, робототехникада үзе өчен бик күп ачышлар ясаган. Аңа олимпиадага әзерләнүдә укытучы-остазы Юрий Макаров ярдәм иткән. Технологиядәге белемнәре һәм осталыгы аркасында Филипп биремнәрне уңышлы башкарган һәм җиңү яулаган. Яшь техникка киләчәктә дә уңышлар телибез.
Фото: Аксубайның 3нче мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев