Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай укучылары 3D-принтерда гаджетлар ясарга өйрәнделәр

Аксубай үзәк китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында дәрес узды, анда укучылар 3D-проектлаучылар сыйфатында үз көчләрен сынап карадылар.

Бу көнне китапханәнең «Өч үлчәмдә» инновацион лабораториясендә гадәти булмаган атмосфера хөкем сөрде: балалар зур кызыксыну белән компьютерда эшкә чумдылар.
Махсус программа ярдәмендә алар уңайлы уку өчен гаджетларның күләмле модельләрен (китап кыстыргычларын) ясадылар. Аннары аларны 3D принтерда бастырдылар. Китапханәчеләр аларга истәлеккә үз куллары белән модельләштерелгән һәм заманча технология ярдәмендә эшләнгән кыстыргычларны бүләк иттеләр. Хәзер китапны кулда тотып уку аларга күпкә уңайлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев