Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай туган якны өйрәнү музеенда диңгез пейзажы рәссамы белән очраштылар

Туган якны өйрәнү музеенда «Диңгездә булганнар өчен» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән картиналар авторы Илгиз Исхаков белән очрашу узды.

Бу истәлекле көнне музейда рәссам белән шәхсән танышу, аның иҗаты турында күбрәк белү өчен диңгез тематикасын яратучылар җыелды.
Музей чарасы кызыклы кешеләр белән онытылмаслык очрашуга әверелде – рәссам Илгиз Исхаков белән монда Казаннан Росгвардия полковнигы Ринат Гайнетдинов һәм якташыбыз, ТР Диңгезчеләр кардәшлеге вәкиле Флен Зәйнуллин да килде.
Илгиз Исхаков – Яшел Үзәндә яши, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның эшләренең Россия Хәрби-диңгез флотына багышлануы очраклы түгел. Ул флотта хезмәт иткән. Аның картиналары диңгезгә мәхәббәтне, хәрби корабларның көченә соклануны гәүдәләндерә. Очрашуда катнашучылар рәссамның флотта хезмәт итү көннәре турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Шулай ук аны озата баручы диңгез флоты ветераннары хезмәт турында истәлекләре белән уртаклаштылар.
Музей директоры Наталия Куштукова Илгиз Исхаковка мәдәният бүлегеннән һәм туган якны өйрәнү музееннан Рәхмәт хатлары һәм музейда тантана сәбәпчесе өчен диңгез символикасы белән махсус чигелгән бүләк – сөлге тапшырды.
Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев