Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районының иген кырында гармун көйләре астында җырлар яңгырады

Мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасы Урмандееводан Алексей Кондратьевның фермер хуҗалыгы кырлары эшчеләренә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

Чуаш, татар милли костюмнары кигән Иске Савруш, Савгач, Урмандеево, Сидул-Ерыклы, Түбән Савруш һәм Такталы авыл мәдәният учаклары белгечләре игенчеләр янына концерт программасы белән килделәр.

Кырдагы киеренке эш вакытында кыска вакытлы ял бик күп уңай эмоцияләр китерә, алга таба эшләү өчен көч бирә. Хуҗалыкта мәдәният хезмәткәрләре агитбригадасын зур җылылык белән каршы алалар. Артистлар игенчеләрне яңа пешкән икмәк, чәк-чәк һәм квас белән сыйладылар, чуаш, татар, рус җырларын башкардылар. Игенчеләр концерт программасын рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.

 

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев