Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай районында чәчүгә орлык әзерлиләр

Язгы сезонның кайнар чоры басуларда гына түгел, ындыр табакларында һәм складларда да башланды.

Чәчү эшләренең уңышы бу объектларда эшләүчеләрнең ни дәрәҗәдә килешеп һәм тиз эшләвенә дә бәйле.
– Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә орлыкларны инкрустацияләү оешкан рәвештә алып барыла, – дип сөйли Россельхозцентрның район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Агулау агрегатлары ышанычлы әзерләнгән, ритмик рәвештә эшлиләр, персонал өйрәтелгән. Өч мең тоннадан артык чәчү материалы чәчү алдыннан комплекслы әзерлек үтәргә тиеш.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 апрельгә орлыкларның 34 проценты инкрустацияләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев