Аксубай районы укучылары бәйгедә классик шагыйрьләрның шигырьләрен укыдылар
Бөтенроссия яшь укучылар бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды.
«Тере классика» укучыларның иҗади бәйгесендә районның 15 мәгариф учреждениесеннән укучылар катнашты. Балалар әдәбият классикларының әсәрләрен яратып укыдылар һәм шагыйрьләрнең фикерләрен тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар.
Жюри бәйгенең муниципаль этабында җиңүчеләрне билгеләде: Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гөлшат Зәйниева, 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Роман Шәйхетдинов, 3 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Юлия Стешина. Бу укучылар районны бәйгенең төбәк этабында тәкъдим итәчәк, әгәр аларның республика дәрәҗәсендәге чыгышы зур уңыш яуласа, алар бәйгенең Бөтенроссия этабында катнашачаклар. Укучыларга уңышлар телибез!
Фото: район мәгариф бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев