Аксубай районы мәктәпләрендә чисталык көннәре дәвам итә
Иске Ибрай урта мәктәбендә традицион «Чисталык көннәре» акциясе быел Республика санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.
Сыйныф остазлары җитәкчелегендә укучылар белем бирү учреждениесе һәм мәктәп яны участогы территориясен узган елгы үлән һәм яфрак калдыкларыннан чистарту эшенә бик теләп кушылалар. Бу мәктәптә чисталык көннәре һәрвакыт яхшы кәеф атмосферасында уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев