Аксубай районы башлыгы махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның әти-әниләре белән очрашты
Яңа ел алдыннан Камил Гилманов безнең герой-якташларыбызны шәхсән үзе котлады.
Аның белән бергә Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов та булды.
– Бу ел Ватанны саклаганда һәлак булган якташларыбыз гаиләләре өчен сынау елы булды. Егетләребез Руслан Садыйков, Герман Захаров, Илшат Хәмидрәхимов, Иван Баженов батырлыгы алдында тезләнәбез. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз! – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Евгения һәм Рамил Садыйковлар гаиләсендә кунакларны Русланның ике энесе – Адель һәм Эмиль дә каршы алды. Адель, абыйсы һәлак булганнан соң хәрби булырга карар кылган, бүген ул Санкт-Петербургтагы хәрби физик культура институты кадеты. Садыйковларның өч улы да балачактан спортка җәлеп ителгән, өчесе дә көрәшчеләр, гаилә архивында грамоталар һәм медальләр күп. Малайлар ярышларда катнашып, бер-бер артлы җиңү яулыйлар.
– Без синең уңышларыңа шатланабыз, Адель, – дип сәламләде егетне Сергей Иванов. – Синең спортта тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгеңә шикләнмибез!
Иван Баженовның әнисе Валентина Петровна янына да килделәр.
– Бу ел бик авыр булды. Кайгырту һәм игътибарыгыз өчен рәхмәт. Ә Яңа ел алдыннан бездә күңелле вакыйга булды – оныгыбыз туды, – дип уртаклашты ул.
Район башлыгы Иванны белгән кешеләрнең барысы да – ул укыган техникумда да, ул эшләгән кибет хезмәткәрләре дә, дуслары да аның бик ышанычлы дус, яхшы егет һәм бик игътибарлы ул булуын искә төшерде.
Резида Нәгыйм кызы Хәмидрәхимова очрашу вакытында күптән түгел ире белән Мәскәүгә, аның улы Илшат Хәмидрәхимов укыган Мәскәү югары гомумгаскәр команда училищесының 105 еллыгына барулары турында сөйләде.
– Анда Әфган сугышында башларын салган егетләрнең һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган безнең улларыбызның йөзләгән әниләре һәм әтиләре җыелды. Безнең улларыбызны хәтерлиләр һәм хөрмәт итәләр, аларның исемнәрен видеотасмада мәңгеләштерделәр, – диде Резида Нәгыйм кызы.
Һәм ул безгә ул видеотасманы тапшырды.
Залдагы өстәл өстендә – Илшатның фотосы, аның бүләкләре һәм медальләре. Илшат та спортчы иде, баскетбол, футбол, волейбол уйнаган, чаңгыда йөгергән, җиңел атлетика белән мавыккан. “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы җыелма командасы капитаны булган.
5 гыйнвар көнне Иске Мокшино мәктәбендә Илшат Хәмидрәхимов истәлегенә волейбол турниры узачак.
Район башлыгы һәм хәрби комиссар ата-аналар белән аралашты, проблемалар турында сөйләште һәм һәлак булган балаларның гаиләләрен Яңа ел белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев