Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районы башлыгы эшкуарларга бүләкләр тапшырды

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район Советында кече бизнес вәкилләрен бүләкләделәр.

Район башлыгы Камил Гилманов эшкуарларга район икътисадына керткән өлешләре һәм районның массакүләм чараларын үткәрүдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Һәм эшләрендә алга таба уңышлар һәм бизнесның чәчәк атуын теләде.
Россия эшкуарлыгы көне хөрмәтенә район башлыгының Рәхмәт хаты белән күпьеллык намуслы хезмәте, районның иҗтимагый тормышында актив катнашуы, актив гражданлык позициясе өчен ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы вәкиле Марс Гыймадиев; крестьян-фермер хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлешләре, намуслы хезмәтләре өчен КФХ башлыклары – Олег Ермолаев һәм Юлия Ихтонова; эшмәкәрлекне үстерү эшенә зур шәхси өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен шәхси эшмәкәр Елена Кузьмина; күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, югары профессионализмы, эшендә ирешкән уңышлары өчен шәхси эшмәкәр Мансур Рафиков; һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәлелеккә ирешкәне һәм намуслы хезмәте өчен шәхси эшмәкәр Флюра Гафарова билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев