Аксубай йөзүчеләре Әлкидә көмеш медаль яулады
Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин истәлегенә багышланган йөзү буенча Әлки районының ачык беренчелегендә катнашып, зур уңышларга ирештеләр – 8 медаль һәм кубок яуладылар.
Базарлы Матакта узган беренчелектә җиде районнан вәкилләр катнашты.
Спорт мәктәбе тренеры Геннадий Леонтьев укучылары Спас, Балык Бистәсе, Алексеевск, Әлки һәм Нурлат районнарыннан килгән йөзүчеләр белән көч сынашты.
Комплекслы йөзүдә алтын медальне Алиса Безрукова яулады һәм барлык йөзүләр арасында иң яхшы вакытны күрсәтте. Ул шулай ук ирекле стиль белән көмеш медальгә дә лаек булды. Арина Зубарева бу төрләр буенча ике өч урынны яулады. Калган катнашучылар йөзүдә үз нормативларын үтәделәр.
Анда безнең команда составында Алиса Безрукова, Оксана Ашаева, Василина Поварницына һәм Арина Зубарева катнаштылар. Нәтиҗәдә, Аксубай йөзүчеләре бассейн хуҗаларыннан гына калышып һәм даими көндәшләрен – Нурлат командасын узып, икенче урынны алдылар.
–Укучыларга уңышка ирешергә системалы тренировкалар ярдәм итә, – дип билгеләп үтте команда тренеры Геннадий Леонтьев. – Алар дәресләрне калдырмыйлар, үз өсләрендә тырышып эшлиләр. Шулай ук ата-аналарның ярдәме дә яхшы нәтиҗәләргә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев