“Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле “Җырлы сандугач иле” бәйгесендә җиңү яулады
“Җырлы сандугач иле” XXVI Төбәк фестиваль-бәйгесе аксубайлылар арасында талантларны ачыклады.
Фестиваль Әлмәт районының “Юность” ял базасында “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы кысаларында узды.
“Аксубай егетләре” баянчылар халык ансамбле I дәрәҗә җиңүче һәм лауреат булды. Ансамбль катнашучылары – Ильяс Исмәгыйлев, Никита Семенов, Семен Крайнов, Глеб Мясников, Ксения Романова, Николай Васильев. Ансамбль белән ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелек итә.
Бәйгедә җиңгән өчен балалар коллективны үстерүгә премия алдылар.
Шулай ук баянчылар ансамбле катнашучысы Глеб Мясников “Солистлар” номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды һәм исемле премия алды.
Шул ук номинациядә Ксения Романова һәм Семен Крайнов бәйге дипломантлары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев