Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай чаңгычысы Идел буе округында бронза призеры булды

Аксубай спорт мәктәбе тренеры Рәмис Бикушев Казанда узган чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә III урынны алды.

Ярышларда 200дән артык спортчы катнашты. Шул исәптән Татарстан, Марий Эл, Чувашия Республикалары, Самара өлкәсе һәм Башкортстанның иң яхшы чаңгычылары.
Рәмис Бикушев 15 километр арага йөгерүдә катнашты һәм аны 38:49 минутта узды. Бу – көннең өченче нәтиҗәсе.
Рәмис Бикушев чаңгы сезоны башланганнан бирле төрле дәрәҗәдәге ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешә һәм Идел буе беренчелеге дә спортчыга чираттагы уңыш китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев