Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аксубай биючеләре Чистай тамашачыларын сөендерде

Район мәдәният йортының «Настроение» бал биюләре халык ансамбле ТР ветераннары арасында «Балкыш» VII үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары концертында уңышлы чыгыш ясады.

Валентина Гурьянова җитәкчелегендәге ансамбльнең һәр чыгышы – ул якты музыкаль-хореографик спектакль. Ветераннар ансамбле күп тапкырлар район, республика дәрәҗәсендәге иҗади конкурслар призеры булды. Концертларда тамашачылар «Настроение» ансамбле чыгышларын зур җылылык белән кабул итә.
Фестиваль лауреатлары сыйфатында ансамбль Чистай мәдәни-ял үзәгендә бәйрәм программасында чыгыш ясады. Вальс музыкасы яңгырады, матур бал күлмәкләрендәге ханымнар һәм кавалерлар көй такты астында әйләнделәр, болар барысы да залда искиткеч атмосфера тудырды. Тамашачылар аксубайлыларның иҗади номерыннан якты тәэсирләр алдылар. Чыгыштан соң озак вакыт алкышлар тынмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев