Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай басуларында уҗымнар уңышлы кышлый

Бүген көзге игеннәр өчен һава торышы уңай: кар катламы шытымнарны салкыннардан саклый, алар өстенә яткан боз катламы үсемлекләр өчен куркыныч тудырмый.

«Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин шундый нәтиҗәгә килделәр. Алар туфрак белән бергә үсемлек үрнәкләрен алдылар. Шулай ук үсемлекнең куаклану төеннәрендәге температураны үлчәделәр. Ике сантиметр тирәнлектә электрон термометр минус 6 градус күрсәтте. Кар катламы уртача 30-35 сантиметр тирәсе.
– Куаклану төеннәрендә үсемлек өчен рөхсәт ителгән температура саклана, – дип аңлаттылар белгечләр. – Үрнәкләр лабораториядә тикшереләчәк, әмма үсемлекләрнең тышкы кыяфәте буенча уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек дип фаразларга була.
Ике атна эчендә һава температурасы күбесенчә минус 30 градуска җитте, бу климат нормасыннан түбән. Агрономия хезмәте вәкилләре фикеренчә, туфракның туңу тирәнлеге 2-8 сантиметрга артты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев