Аксубай җәмәгатьчеләре лаеклы бүләкләр алдылар
Урмандеево авыл җирлеге депутатлары Алексей Кондратьевка һәм Зоя Фадеевага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Һәр авыл җирлегендә көндәлек эштә муниципаль берәмлек җитәкчесе таяна алырлык кешеләр бар. Урмандеево авыл җирлегендә андыйлар шактый. Битараф булмаган, актив кешеләр арасында Алексей Кондратьев һәм Зоя Фадеева да бар. Аларның һөнәрләре, социаль статуслары төрле, әмма туган авыллары өчен икесе дә бер үк төрле җан аталар.
Район башлыгы Камил Гилманов, җәмәгать эшчәнлеге, төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүдә ирешкән уңышлары һәм Урмандеево авыл җирлеге территориясендә социаль әһәмиятле чараларны тормышка ашыруда ярдәм итүләре өчен, аларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев