Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акча кая китә

Кәрәзле телефонда акчаның тиешле тариф планына караганда күпкә иртәрәк бетүенә бәйле хәл күпләрне борчый. Алар кая китә соң? Бу сорауны без Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты Госман Билаловка бирдек. - Акча түләүле хезмәтләргә - абонент белмәгән төрле подпискаларга китәдер дигән фикер дөресрәк булыр минемчә, - дип җавап бирде белгеч. - Канунсыз...

Кәрәзле телефонда акчаның тиешле тариф планына караганда күпкә иртәрәк бетүенә бәйле хәл күпләрне борчый.
Алар кая китә соң? Бу сорауны без Дәүләт алкоголь инспекциясенең белгеч-эксперты Госман Билаловка бирдек.
- Акча түләүле хезмәтләргә - абонент белмәгән төрле подпискаларга китәдер дигән фикер дөресрәк булыр минемчә, - дип җавап бирде белгеч. - Канунсыз нигездә алынган акчаларны кире кайтарырга була. Моның өчен мобильле операторга мөрәҗәгать итәргә, күпчелек очракта абонент шалтыратканнан соң акчалар счетка кире кайта. МТСка шалтырату өчен кыска номер - 08460; Мегафонныкы - 0505; Билайн - 0611; ТЕЛЕ - 2-611. Әгәр шалтырату нәтиҗә бирмәсә, "Элемтә турында"гы канунга нигезләнеп тиешле дәгъва белдерергә.
Гадәттә операторларның фирма бланклары бар, әмма бу мәҗбүри түгел, дәгъва кәгазь кисәгенә язылган булса да ул кабул ителергә тиеш. Документ кулланучы нөсхәсендә датаны күрсәтеп, элемтә операторы офисына шәхси тапшыру турындагы хәбәр белән почта аша юлланыла. Әгәр болай эшләү дә ярдәм итми икән, судка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев