Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2024 елда Татарстан авылларында торакның бер квадрат метры 31,8 мең сумга кадәр артачак

Киләсе елда Татарстан авылларында торакның бер квадрат метры 31,8 мең сум тәшкил итәчәк

 ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карар проекты «Рәсми Татарстан» порталында урнаштырылган.

«2024 елга Татарстанның авыл территорияләрендә яшәүче Россия гражданнарының торак шартларын яхшырту буенча чаралар үткәрүгә социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат метры бәясен расларга», - диелә документта.

Карар проекты «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча чаралар үткәрү өчен әзерләнгән.

Россия Икътисади үсеш министрлыгының 2024 елга төп капиталга инвестицияләр буенча фаразланган индекс-дефляторы 100,3 процент белән бәяләнә. 2023 ел белән чагыштырганда, торакның квадрат метр бәясе әлеге күрсәткеч нигезендә артачак.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карар проектын кабул итү республика бюджетыннан өстәмә чаралар бүлеп бирүне таләп итмәячәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев