2016 елда ничек ял итәбез
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елда бәйрәмнәргә бәйле ял көннәрен күчерү турында карарны имзалады. Министрлар Кабинеты пресс-хезмәте материалларына нигезләнеп, яңа ел бәйрәмнәрендә илебез халкы 10 көн - 1 ннән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Февральдә 21, 22 һәм 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Мартта дүрт көн - 5...
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев 2016 елда бәйрәмнәргә бәйле ял көннәрен күчерү турында карарны имзалады.
Министрлар Кабинеты пресс-хезмәте материалларына нигезләнеп, яңа ел бәйрәмнәрендә илебез халкы 10 көн - 1 ннән 10 гыйнварга кадәр ял итәчәк. Февральдә 21, 22 һәм 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Мартта дүрт көн - 5 ннән 8нә кадәр (шимбәдән сишәмбегә кадәр) ял итәчәкбез. Май аенда 1, 2, 3 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) һәм шулай ук 7, 8 һәм 9 (шимбә, якшәмбе, дүшәмбе) яллар көтелә. Россия шулай ук 11 ннән 13 июньгә кадәр (шимбә - дүшәмбе) һәм җомга - 4 ноябрь көннәрендә дә ял итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев