Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 хезмәте

20 сеннән 26 июльгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 84 гариза кергән, шуның 6 сы җинаять кылулар исәбенә керә. Унике юл-транспорт фаҗигасы килеп чыккан. Дүртесе - тән җәрәхәтләре белән. Өч юл-транспорт һәлакәтендә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр гаепле булган. Аксубай бистәсенең Толстой урамында яшәүче...

20 сеннән 26 июльгә кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 84 гариза кергән, шуның 6 сы җинаять кылулар исәбенә керә.



Унике юл-транспорт фаҗигасы килеп чыккан. Дүртесе - тән җәрәхәтләре белән. Өч юл-транспорт һәлакәтендә исерек килеш руль артына утырган машина йөртүчеләр гаепле булган.


Аксубай бистәсенең Толстой урамында яшәүче хатын-кыз шалтыратуы белән килгән оперативниклар торакка законсыз керү фактын төркиләр. Күптән түгел иректән мәхрүм итү урыныннан азат ителгән яшь ир аның өенә үтеп керергә тели, балигъ булмаган балаларын куркыта. Качарга теләсә дә, гаеплене кайнар эздән кулга алалар.


Бер атна эчендә районда велосипед урлауның ике очрагы теркәлә. Моңа транспортны урамда караучысыз калдырган хуҗалар үзләре гаепле.
Район үзәгендә яшәүче хатын-кызның верандасыннан кызыл-кара төстәге «Sterling» маркалы бензопычкы юкка чыга. Һәм шуның белән бергә биш үрдәге дә югала, ә 9 сы буылган килеш табыла. Тикшерүчеләр, ике урлау очрагында да бер генә кешенең кулы уйнаганмы, яки үрдәкләрне төлке яки башка хайван буып үтермәгәнме икәнен ачыклыйлар.


Яшь ир-атка ялган хәбәр салган өчен мең ярым сум штраф бирелә. Исерек килеш ул полициягә «Hyndai» автомобилен куып китүләре турында хәбәр итә. Әмма машина, бер көн алдан ул кая калдырган булса, шунда торган.


Полиция хезмәткәрләре, интернет аша түләүләр өчен "Онлайн" хезмәтеннән файдалану юлы белән банк карталарыннан акча салдыру очракларының ешаюы турында искәртәләр. Уяу булыгыз. Әгәр сез хакер-алдакчыларга каршы тора алмыйсыз икән, әлеге хезмәттән баш тарту сезнең иминлегегезне саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев