Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

02 хезмәте

24 нән 30 августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 58 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның бишесе җинаять буларак теркәлгән. Өч җинаять эше кузгатылган. Ун юл-транспорт һәлакәте булган, 9 сында зыян күрүчеләр булмаган, бер юл-транспорт фаҗигасында 2 кеше үлгән. 27 август көнне Тарханка авылы кешесе ике бозавын...

24 нән 30 августка кадәр Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 58 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, шуларның бишесе җинаять буларак теркәлгән. Өч җинаять эше кузгатылган. Ун юл-транспорт һәлакәте булган, 9 сында зыян күрүчеләр булмаган, бер юл-транспорт фаҗигасында 2 кеше үлгән.
27 август көнне Тарханка авылы кешесе ике бозавын караучысыз утлап йөрергә чыгарып җибәрә, берсе кире йортка әйләнеп кайтмый. Мал хуҗалары терлекләрне ирекле утлап йөрүгә чыгарып җибәрүнең икеләтә зыян китерәсен исләреннән чыгармасыннар иде, чөнки төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф салыну өстенә, кем әйтмешли, көзен терлекләрне хуҗалар гына түгел, ә караклар да «саный».
Сөнчәле авылы кешесе игътибарсызлыгы аркасында үзәк базарда биш мең сум акча салынган букчасын югалта.
Төнге рейд вакытында полиция хезмәткәрләре игътибарын юл читендә кулына пакет тоткат яшь ир-ат җәлеп итә. Тикшерү вакытында, ир-атның Чистай шәһәре кешесе булуы, пакетта киндерашка охшаш матдә булуы ачыклана. Әлеге матдә экспертизага җибәрелгән.
Полициягә Карасу авылы кешесеннән хәбәр керә - абыйсы 1934 елгы әнисенә кул күтәрә. Кыйнау фактлары теркәлгән - медиклар хатын-кыз тәнендә күпсанлы кыйналган урыннарны билгелиләр. Оператив-тикшерү чаралары алып барыла.
Савгач авылында "Лада" автомашинасы йөртүчесе исерек хәлдә машина белән артка биргәндә бер кешене таптата. Зыян күрүче Аксубай үзәк хастаханәсенә китерелгән. Тикшерү эшләре бара.
30 августта, төнлә Татарстанның Әлмәт районы кешеләре Яңа Тимошкино авылы күперендә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаралар. "Шевроле-лачетти" йөртүчесе борылышта юлга сыеша алмый, автомобиль күпердән елгага барып төшә, йөртүче дә, пассажир да вакыйга урынында ук һәлак булалар.
Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнүче җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратып, Аксубай эчке эшләр бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

фото https://im3-tub-ru.yandex.net/i?id=613736601f9e131cefc369437b131bf0&n=33&h=170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев