01 хезмәте
Узган атнада районда янгын булды. Коткаручылар бер юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыктылар. 25 август көнне, иртән Түбән Баланда авылыннан янгын чыгуы турында хәбәр алына - шәхси йортның ишегалды төзелешләре яна. Янгын нәтиҗәсендә сарай һәм такта корылма көлгә әйләнә. Янгын зыян салган гомуми мәйдан 28 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынга китергән...
Узган атнада районда янгын булды. Коткаручылар бер юл-транспорт вакыйгасы булган урынга чыктылар.
25 август көнне, иртән Түбән Баланда авылыннан янгын чыгуы турында хәбәр алына - шәхси йортның ишегалды төзелешләре яна. Янгын нәтиҗәсендә сарай һәм такта корылма көлгә әйләнә.
Янгын зыян салган гомуми мәйдан 28 квадрат метр тәшкил иткән. Янгынга китергән якынча сәбәп - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.
30 августта коткаручылар Яңа Тимошкино авылында- гы юл-транспорт фаҗигасы турында хәбәр алалар һәм вакыйга урынына барып, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев