Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Юллар салына, тротуарлар пәйда була

Районда юл төзү эшләре тулы куәткә алып барыла, үзәк урамнарда җәяүлеләр өчен тротуарлар барлыкка килүне, бистәнең төньяк өлешендә юл күтәрүне, ә инде кешеләре ел әйләнәсе аякларыннан резин итек сала алмаган, машиналары булып та Аксубайга очраклы автомобильләр белән килгән авылларны асфальт юл тоташтыруны күреп гаҗәпләнәсе дә юк. Масштаблар искитәрлек -Юл һәркемгә...

Районда юл төзү эшләре тулы куәткә алып барыла, үзәк урамнарда җәяүлеләр өчен тротуарлар барлыкка килүне, бистәнең төньяк өлешендә юл күтәрүне, ә инде кешеләре ел әйләнәсе аякларыннан резин итек сала алмаган, машиналары булып та Аксубайга очраклы автомобильләр белән килгән авылларны асфальт юл тоташтыруны күреп гаҗәпләнәсе дә юк.



Масштаблар искитәрлек
-Юл һәркемгә кирәк, ул төзелеш масштабы белән үлчәнелми,- дип саный районның баш архитекторы Илдар Ислямов, -Юллар районның да финанславы ярдәмендә, федераль, республика программалары кысаларында төзелә. Шунысын әйтү дә җитә, республика программасы кысаларында район үзәген төзекләндерүгә генә дә берничә дистә миллион сум акча бүлеп бирелде, тагын 6 миллион сумны район күчерде. Фәнис Сафин җитәкчелегендәге район юл төзүчеләре тырышып эшләделәр. Быелгы сезон алар өчен кайнар булды, алар яңа юллар төзеделәр, искеләрен ремонтладылар, төзәттеләр.
Яңа Ильдеряк, Чуаш Енорускиносы, Иляшкино авылларын Иске Ильдеряк белән тоташтыручы җиде чакрымга сузылган асфальт юл төзелеш күләме буенча иң зурысы булды. Рус Кармәте халкы да каты катламлы юл төзелүгә куанып туя алмыйлар. Юл мәктәпкә кадәр генә салынган булса да, ике чакрымлы асфальт юл халыкның күп кенә проблемаларын хәл итте. Әлеге юллар «Автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын төзү, конструкцияләү» республика программасы кысаларында төзелде һәм бу эшкә 110миллион сумнан артык акча тотылды.

Җәяүлеләрнең үз юллары
Соңгы егерме елда район үзәге иңгә дә, буйга да зурайды- халыкта "әйләнеп үтү юлы" дип аталган территориядә үзенчә бер шәһәрчек калкып чыкты. Ә менә монда яшәүчеләрнең, аеруча укучыларның юлда йөрү куркынычсызлыгы проблема булып кала бирде. Быел "Юл хәрәкәте иминлеге" федераль программасы буенча, әлеге микрорайон да халыкны шатландырып, җәяүлеләр өчен юл төзелә башланды, ул май заводы яныннан алыпТолстой һәм Золин урамнары киселешенә кадәр сузыла. Тротуар Толстой урамы тыкрыгыннан Октябрь урамындагы дамбага кадәр араны гына читләтеп үтәчәк-юл төзүне энергетиклар тыйган, ул югары вольтлы линияләр астында булырга тиеш түгел. Золин урамы буйлап та тротуар салу эшләре тәмамланган. Җәяүлеләр өчен юлның гомуми озынлыгы 4,5 чакрым тәшкил итә, аларны Казан компаниясе эшчеләре салган.

Өйләргә һәм балалар бакчаларына кадәр асфальт юл
Район үзәге урамнарын карап үткәндә шунысы күзгә чагыла-быел кешеләр теләсә нинди һава шартлары булуга карамастан, өйләреннән үк җиңел автомобильгә утырып кузгалып китүләренә ышанмаган урамнарга да асфальт юл түшәлә башлады. Мазилин урамы буйлап өскә менгәндә, карьера артында, сул якка таба, дамба аша Карьера урамына асфальт юл салынган. Әйләнеп үтү юлына борылабыз, монда трассадан тыкрыкларга сузылган юллар куандыра-асфальт Симбир, Спорт, Медиклар, Хәсән Туфан урамнарына "барып җиткән". Ниһаять, быел асфальт юл Октябрьнең 50 еллыгы урамына да салынды, моңа "Колобок" балалар бакчасына йөрүче бәләкәчләрнең ата-аналары шатланып туя алмыйлар.
Атап үткән эшләрнең һәммәсе дә бистәне төзекләндерү өчен планда каралганнарның азы гына. Чиратта-йорт территорияләрен асфальтлау-Октябрь (35 нче йорт), Мазилин (29, 31), (шул исәптән "Ләйсән" балалар бакчасына кадәр), Ленин (12, 14, 20), Горький (5) урамнарындагы йортларга керү юлларына асфальт салу, Кызылпартизаннар, Мәктәп, Себер урамнарын, базар янындагы стоянканы капиталь ремонтлау күздә тотыла.
Илдар Ислямов сүзләренә караганда, бүгенгесе көндә район үзәгендә юлларның илле процентка якынына асфальт салынган. Шунысы куандыра, эшләп килүче программалар бу саннарны ел саен арттырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев