Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Йомгаклар һәм бурычлар турында

Узган атнада Актанышта ТР Хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясенең республика агросәнәгать комплексының беренче ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча уздырылган күчмә утырышы видеоконференция режимында үтте. Күчмә утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан нигездә алда торган урып-җыю компаниясенә...

Узган атнада Актанышта ТР Хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы Коллегиясенең республика агросәнәгать комплексының беренче ярты еллык эш нәтиҗәләре буенча уздырылган күчмә утырышы видеоконференция режимында үтте.


Күчмә утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Семинар-киңәшмәдә чыгыш ясаган Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан нигездә алда торган урып-җыю компаниясенә бурычлар билгеләнде. Агросәнәгать комплексының алга таба үсешенә кагылышлы төп юнәлешләр, беренче чиратта, товар җитештерүчеләрнең ВТО шартларында конкурентка сәләтлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
Министр табышка эшләмәгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә алга таба финанс ярдәме күрсәтмәүне тәкъдим итеп, Республиканың аграр тармак эшчәнлегенә икътисадый йомгак ясады.
Киңәшмәдә кадрлар мәсьәләсенең күтәрелүе аңа үзенчәлек өстәде: быел авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларына студентлар кабул иткәндә, уку йортын тәмамлаганнан соң туган авылына эшкә кайтырга планлаштырылган абитуриентларга өстенлек бирергә тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев