Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Җыен актив үтте

Васильевка поселогында гражданнар җыены эшлекле мохитта үтте. Муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның һәм мәшгульлек үзәге директоры Рөстәм Моратшинның районның социаль-икътисади хәлен чагылдырган кыскача чыгышыннан соң, җыенда катнашучылар үзләренең проблемаларын җиткерделәр. Барлык проблемаларның да якындагы ике-өч елда хәл ителергә тиешлеге конструктив очрашуның нәтиҗәсе булды. Алмаштырылмый калдырылган электр тапшыргычлар һәм терәк баганалары,...

Васильевка поселогында гражданнар җыены эшлекле мохитта үтте.


Муниципаль район башлыгы Камил Гилмановның һәм мәшгульлек үзәге директоры Рөстәм Моратшинның районның социаль-икътисади хәлен чагылдырган кыскача чыгышыннан соң, җыенда катнашучылар үзләренең проблемаларын җиткерделәр.
Барлык проблемаларның да якындагы ике-өч елда хәл ителергә тиешлеге конструктив очрашуның нәтиҗәсе булды.
Алмаштырылмый калдырылган электр тапшыргычлар һәм терәк баганалары, җыен барышында Камил Гилмановның Чистай электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдиновка чылтыратуына бирелгән җаваптан билгеле булганча, алар киләсе айда ук алмаштырылачак. Поселок халкы үз көче белән башкарырга теләгән күпер төзелеше өчен район башлыгы торбалар бүлеп бирәчәк.
Поселок үзәгенә кадәр каты түшәмәле юл 2013 елда төзеләчәк. Якындагы ике-өч елда башлангыч классларны, ФАП һәм клубны үз эченә алган социаль-мәдәни комплекс төзү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Аксубай Муниципаль район башлыгы Камил Гилманов