Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Язгы ташуга әзер

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссия (КЧС) утырышы видеоконференция режимында үтте. Комиссия эшенә ТР КЧС рәисе Равил Моратов җитәкчелек итте. ТР КЧС составына керүче хезмәт вәкилләре төбәкләрдә су басуга бәйле хәл, хезмәтләрнең һәм оешмаларның ташу нәтиҗәләрен бетерүгә әзерлек дәрәҗәсе буенча чыгыш ясады. Равил Моратов, районда су басу куркынычы булган урыннарны...

Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссия (КЧС) утырышы видеоконференция режимында үтте.
Комиссия эшенә ТР КЧС рәисе Равил Моратов җитәкчелек итте.


ТР КЧС составына керүче хезмәт вәкилләре төбәкләрдә су басуга бәйле хәл, хезмәтләрнең һәм оешмаларның ташу нәтиҗәләрен бетерүгә әзерлек дәрәҗәсе буенча чыгыш ясады. Равил Моратов, районда су басу куркынычы булган урыннарны тагын бер кат җентекләп тикшерергә, экстрен хәлләргә әзер торырга кирәклеге турында искәртте.
Видеоконференция тәмамланганнан соң район КЧС рәисе, башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов һәм 102 нче янгын часте начальнигы Әхтәм Насретдинов районда су басу буенча мониторинг үткәрделәр. Аңлашылганча, районда аңа техника да, кешеләр дә әзер. Барлык күперләр, гидрокорылмалар алдан тикшерелгән. Ташуга бәйле хәл буенча оператив мәгълүматлар турында һәр көнне район КЧС штабына хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гадәттән тыш хәлләр буенча республика комиссия (КЧС)