Яхшы күрсәткечләр өчен
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика конкурслары буенча иң яхшы авыл җирлекләре башлыкларын, ЛПХ һәм КФХ хуҗаларын бүләкләү тантанасы үтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Терлекләрнең югары дәрәҗәдә туендырылганлыгын саклап калган өчен" номинациясендә авыл җирлекләре башлыклары Минәсхать Зиннуровка (Иске Ибрай...
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика конкурслары буенча иң яхшы авыл җирлекләре башлыкларын, ЛПХ һәм КФХ хуҗаларын бүләкләү тантанасы үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Терлекләрнең югары дәрәҗәдә туендырылганлыгын саклап калган өчен" номинациясендә авыл җирлекләре башлыклары Минәсхать Зиннуровка (Иске Ибрай авыл җирлеге) һәм Валерий Альметкинга (Иске Ильдеряк авыл җирлеге) грамоталар һәм акчалата премияләр тапшырды. Илгизәр Шәфигуллин (Дума) "Иң яхшы ярдәмче хуҗалык" буларак билгеләп үтелде, ә Ильяс Сөләйманов (Яңа Ибрай) "Иң яхшы югары технологияле гаилә фермасы" өчен бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев