Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Уртак йортыбыз матур булсын

«Бердәм Россия» Бөтенрәсәй сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ТатарсТан халкына Мөрәҗәгате Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең республикада яз җитү белән бар халыкның да шәһәр һәм бистә урамнарында тәртип һәм чисталык урнаштыру буенча җиң сызганып эшкә керешүе күптәнге традициягә әверелде. Безнең уртак йортыбыз йөзен үзгәртүне үз эченә алган традицион шимбә өмәләре чын хезмәт...

«Бердәм Россия» Бөтенрәсәй сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ТатарсТан халкына Мөрәҗәгате


Хөрмәтле татарстанлылар! Безнең республикада яз җитү белән бар халыкның да шәһәр һәм бистә урамнарында тәртип һәм чисталык урнаштыру буенча җиң сызганып эшкә керешүе күптәнге традициягә әверелде. Безнең уртак йортыбыз йөзен үзгәртүне үз эченә алган традицион шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәменә әверелде.
«Бердәм Россия» партиясенең Төбәк бүлеге Татарстан Республикасында Экология культурасы һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында һәм шулай ук Яз һәм хезмәт, Җиңү көне бәйрәмнәре алдыннан барлык сәяси һәм җәмәгать оешмаларына, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыкларына, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, мәктәп укучыларына һәм студентларга, барлык республика халкына 2013 елның 20 апрелендә үтәчәк традицион язгы шимбә өмәсендә актив катнашырга чакырып мөрәҗәгать итә.
Үзеңнең кече ватаныңа карата җаваплылык, барыннан да элек бергәләп аны уңайлырак һәм гүзәлрәк итү, урамнарны, ишегалларын һәм йорт яны территорияләрен тәртипкә салу, һәйкәлләрне һәм обелискларны төзекләндерүгә омтылуда чагыла. Урман парклары зоналарын, сулыкларны һәм чишмәләрне чистартуга аерым игътибар бирергә кирәк. Туган төбәк иминлеге өчен куелган көч, хезмәт республикабызның уңышлы үсеше һәм иртәгесе көнгә ышанычлылык нигезе булып тора! Бергәләп без үзебез яшәгән йортны, урамны, авыл һәм шәһәрне чистарак һәм уңайлырак итәчәкбез. Татарстан табигатен кабатланмас гүзәллеге һәм уникальлеге белән Татарстан халкының гына түгел, республикага килгән кунакларның да күзләрен иркәләрлек итик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев