Түбәдәге кар – кеше гомере һәм корылмалар өчен куркыныч
Март ае – түбәләрне һәм биналар нигезен кар һәм боздан чистарту вакыты.
Бу хакта район җитәкчеләре белән киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев искә төшерде.
Дымлы карның авырлыгы берничә тапкырга арта һәм корылмалар өчен куркыныч тудыра. Аның югары тыгызлыгы түбәгә зыян китерергә мөмкин. Көндез – плюс, ә төнлә минус температура эрегән карны бозга әйләндерә. Түбәдән төшкән кар һәм боз мөлкәткә һәм үтеп барган кешенең сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Бина нигезләрен кардан чистарту хәстәрен дә алдан ук күрергә кирәк. Чөнки дым кирпеч өеменә эләгә, ката һәм акрынлап аны җимерә, өстәвенә, цоколь дә юешләнеп дымлана. Әгәр дә бинаның нигез өлешендә җилләткеч тишемнәр дә булса, су подвалга керәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев