Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Товар, алкоголь, кече бизнесны дәүләт яклавы турында

Авыл җирлеге башлыклары, эшмәкәрләр, җитештерүчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә Аксубай районындагы базар торышы һәм проблемалары тикшерелде. Тр Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов эчтәлекле чыгыш ясады. Күп кенә кешеләр инспекциягә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Алты айда гына да язма һәм телдән 112 мөрәҗәгать керде, аларның күпчелеге...

Авыл җирлеге башлыклары, эшмәкәрләр, җитештерүчеләр белән үткәрелгән киңәшмәдә Аксубай районындагы базар торышы һәм проблемалары тикшерелде.


Тр Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов эчтәлекле чыгыш ясады. Күп кенә кешеләр инспекциягә товар һәм хезмәт күрсәтү сыйфатыннан зарланып мөрәҗәгать итәләр. Алты айда гына да язма һәм телдән 112 мөрәҗәгать керде, аларның күпчелеге катлаулы техника, өй җиһазы, аяк киемнәренең начар сыйфаты турында иде.
Республика буенча азык-төлек продукциясе сыйфаты мониторингы күрсәткәнчә, сыйфат күрсәткече буенча үзебездә җитештерелгән продукция, кайтарып сатылганга караганда яхшырак.
-Дегустация һәм лаборатор тикшерү нәтиҗәләре буенча, эксперт комиссиясе тарафыннан, бездә җитештерелгән атланмай сыйфатына югары бәя бирелде,-дип әйтте Рөстәм Арсланов. -Кайтарылган атланмайның составында үсемлектән ясалган арзан майлар күбрәк, ә бездә аертылмаган сөттән җитештерәләр.
Рөстәм Әсхать улы белдергәнчә, фальсификацияләнгән продукция сату очрагы ачыкланса, моның өчен беренче чиратта сатучылар җавап тота.
-Шуңа күрә үзләрен дә, сатып алучыларны да алдамаска, сыйфатлы һәм куркынычсыз продукцияне генә сайларга кирәк,-дип өстәде ул.
Шулай ук безнең район территориясендә алкоголь сату мәсьәләсе дә күтәрелде. Алкоголь продукциясенең бәясе арту сәбәпле, сәүдә нокталарында сатыла торган алкоголь күләме кимеде. Мәсәлән, кайбер авылларда алкоголь сатучы бер генә сәүдә ноктасы да юк. Шулай булуга да карамастан, аларда яшәүче кешеләр район шифаханәсендә алкоголь белән агуланудан дәваланалар яки исерек килеш җәмәгать урыннарында булганнары өчен полиция хезмәткәрләре беркетмәләренә эләгәләр. Димәк, сыйфатлы алкоголь продукциясе ялган аракы белән алмаштырыла.
-Биш литрлы савытларга кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган сулы-спиртлы эремә тутыралар,-дип дәвам итте Рөстәм Әсхатович,- аны яндырылган карамель белән буйыйлар һәм шул рәвешле "коньяк" ясыйлар.
-Нәкъ менә начар сыйфатлы аракының "идән астыннан" сатылуын исәпкә алып, район җитәкчелеге, җирле власть, эшмәкәрләр әлеге проблеманы хәл итүнең бердәм карарын эзләргә тырышалар,- дип белдерде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев. -Без аракыны күбрәк эчәргә чакырмыйбыз, әмма сыйфатлы продукция сатып алу мөмкинлеге булсын иде.
Кече һәм урта бизнес вәкилләрен дәүләт яклавы чаралары турында эшмәкәрлекне яклау үзәге вәкиле Тимур Билалов сөйләде.
-Аксубай районының бик аз эшмәкәрләре дәүләт яклавы программаларында катнашалар,-дип әйтте ул һәм район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан эшмәкәрләр белән очрашуга чакырылды. Сүз уңаенда, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында Интернет-кабул итү кысаларында эшмәкәрләр өчен "кайнар линия" ачылган. "Кайнар линия" буенча республика эшмәкәрләре үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, киңәш сорап мөрәҗәгать итә, шикаять һәм дәгъваларын белдерә алалар. Эшмәкәрләр өчен "кайнар линия" телефоны: 524-90-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев