Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тотрыклы икътисади үсеш курсы

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Баланда» бүлеге базасында «ВАМИН-Татарстан» ААҖ бүлекчәләренең республика семинар-киңәшмәсе үтте. Семинар эшендә РФ Федерациясе Советы әгъзалары, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ директорлар Советы рәисе Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Камил Гилманов, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ гендиректоры Рәис Гомәров, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ агрофирмасы бүлекчәләре генераль директорлары һәм белгечләре катнашты. Семинарның практик өлеше «Баланда» бүлегенең сөт комплексында башланды....

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасының «Баланда» бүлеге базасында «ВАМИН-Татарстан» ААҖ бүлекчәләренең республика семинар-киңәшмәсе үтте.


Семинар эшендә РФ Федерациясе Советы әгъзалары, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ директорлар Советы рәисе Вагыйз Минһаҗев, район башлыгы Камил Гилманов, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ гендиректоры Рәис Гомәров, «ВАМИН-Татарстан» ААҖ агрофирмасы бүлекчәләре генераль директорлары һәм белгечләре катнашты.
Семинарның практик өлеше «Баланда» бүлегенең сөт комплексында башланды. Аны «ВАМИН-Татарстан» ААҖ нең агросәнәгать комплексы буенча гендиректор урынбасары Рәхимҗан Хөсәенов һәм «ВАМИН-Аксу» ООО гендиректоры Искәндәр Зәйдуллин алып барды. Ул семинарда катнашучыларны бүлек һәм тулаем агрофирма эше белән таныштырды.
400 баш савым сыерлары булган сөт комплексында сөт җитештерүнең тулы циклы күрсәтелде. Рәхимҗан Хөсәенов улаклар куелган һәм салам кайтарылган киңәйтелгән кардаларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтте. Бозаулату бүлегендә бозауларны салкын алым белән асрауны күрсәттеләр. Монда шулай ук аксубайлыларның электр энергиясенә сакчыл карашы да күрсәтелде-табигый яктылык түбәдәге карбонатлы яктылык үткәргеч конструкцияләр ярдәмендә төшә.
Семинарда катнашучылар терлекләр өчен яңа ашханәне дә карадылар. Аны Владимир Иванов җитәкчелегендә агрофирманың столяр-ремонтчылар бригадасы ярдәмче бинадан яңартып төзегән.
Районның терлекче-белгечләре һәм ветеринария хезмәткәрләре яшь терлекләр авыруларын профилактикалау һәм дәвалау өчен хезмәт иткән үләннәр һәм яфраказык куллану ысулларын конкрет үрнәкләрдә күрсәттеләр.
Рәхимҗан Сабитович семинарда катнашучыларга аксубайлыларның сөт җитештерү һәм яшь терлекләрне саклап калу эшендә күрсәткән барлык алымнарны да үз агрофирмаларында куллану өчен үрнәк итеп алырга киңәш итте.
Семинар эше «Баланда» бүлеге кырында дәвам итте, монда язгы кыр эшләрен үткәрү өчен билгеләнгән техника әзерлек линейкасына куелган иде. Монда икътисад белгечләре чәчү эше планына җентекле тукталдылар, кыр эшләре чорында механизаторлар хезмәтенә түләү системасы, игенчеләрне кызыксындыруның матди чаралары турында сөйләделәр.
Җыелучыларга туфрак эшкәртү һәм культуралар чәчүнең төрле алымнары күрсәтелде.
Семинарның практик өлеше тәмамланганнан соң республика ваминлылары пленар киңәшмәне район Мәдәният йортында дәвам иттеләр. Аны «ВАМИН-Татарстан» ААҖ директорлар Советы рәисе Вәгыйз Минһаҗев алып барды. Аның сүзләренә караганда, үткән корылык чорында агрохолдинглылар кайбер икътисади күрсәткечләрне бераз киметкәннәр. Әмма хәзер исә «ВАМИН-Татарстан» ААҖ продукция сату, җайга салынган хезмәт һәм дөрес сайлап алынган икътисади курс бәрабәренә авырлыкларны җиңеп, элеккеге чиккә таба бара. Республиканың иң эре агропредприятиесе терлекләрне кышлатуны уңышлы үткәрде, сөт һәм ит җитештерүдә алга китеш күз алдында, терлекләр саны да арта. Әйтергә кирәк, ваминлылар агымдагы елдан терлекчелектә терлекләрне тулысынча бер типта ашатуга күчәчәк.
Җыелучылар алдында район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, районда тотрыклы икътисади үсеш бара. Терлекләр саны 2005 ел белән чагыштырганда берничә тапкырга арткан. Район барлык бурычны каплады, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре яхшы күрсәткечләргә ирешәләр. «ВАМИН-Аксу» агрофирмасы бюджетны тәэмин итүче җитәкче предприятиеләрнең берсе. Аның бәрабәренә яңа эш урыннары булдырыла. Районга инвестор «ВАМИН-Татарстан» ААҖ килү белән, аның тарафыннан терлекчелекне һәм игенчелекне үстерүгә 3 миллиард сумга якын инвестиция салынган.
«ВАМИН-Татарстан» ААҖ нең икътисади анализы буенча Рәхимҗан Хөсәенов чыгыш ясады. Ул терлекчелекне үстерүгә, язгы чәчү компаниясен үткәрүгә һәм агрохолдингны алга таба үстерүгә тукталды. Кайбер агрофирма-бүлекчәләр тәнкыйтькә дучар булдылар. Шул ук вакытта «ВАМИН-Аксу» ООО тотрыклы үсеш алган агрофирма буларак билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «ВАМИНАксу» агрофирмасы «ВАМИНТатарстан» ААҖ