Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Төнлә Аксубай районында җәяүлене бәрдереп киткәннәр

21 майда, якынча 23.45 сәгатьтә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 55 километрында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте була.

1955 елда туган шофер, Чистай ягыннан Аксубайга таба хәрәкәт иткәндә, җәяүлене бәрдерә, ул юлның уң як читеннән көтмәгәндә килеп чыга. 1985 елда туган җәяүле юл-транспорт һәлакәтендә вафат була.
Юл-транспорт һәлакәте урынына ЮХИДИ хезмәткәрләре, башкарма комитет җитәкчесе, Аксубай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Станислав Зайцев килде. Җәяүлене бәрдергән шофер сүзләренчә, җәяүле көтмәгәндә юлның уң як читеннән килеп чыккан – ул яктылык кайтаручы элементларсыз караңгы кием кигән була.
– Җәяүлеләрнең торак пункттан читтә яктылык кайтаручы элементларсыз киемдә йөрүе тыела. Бу очракта җәяүле үзенең гомерен һәм машина йөртүчене куркыныч астына куя, – дип аңлатма бирде БДД буенча комиссия рәисе Станислав Зайцев. – Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен тикшерү ачыклаячак. Юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итәбез: тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгл үтәгез! Бигрәк тә караңгы вакытта юлда уяу булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев