Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тиздән чәчү башлана

Быел һава торышы сюрпризларга бай булса да, чын яз аяк басты инде. Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Бүген «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләренең дә мәшәкатьләре күп. Хуҗалыкта булган барлык техника машина-трактор паркында урын алган. Бу 59 берәмлек техника дигән сүз, шул исәптән үзебезнең МТЗ-1221, МТЗ-80 тракторлары һәм чит илдә җитештерелгән агрегатлары...

Быел һава торышы сюрпризларга бай булса да, чын яз аяк басты инде. Тиздән язгы кыр эшләре башланачак.


Бүген «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләренең дә мәшәкатьләре күп. Хуҗалыкта булган барлык техника машина-трактор паркында урын алган. Бу 59 берәмлек техника дигән сүз, шул исәптән үзебезнең МТЗ-1221, МТЗ-80 тракторлары һәм чит илдә җитештерелгән агрегатлары белән бергә «Нью-Холланд»лар, «Бюлер» лар, «Маккормик»лар. Базада җаваплы чорга соңгы әзерлек эшләре бара.
-Механизаторлар һәм слесарьлар бригадасы техникаларны ремонтлауга кыш башыннан керештеләр,-дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш инженеры Шәүкәт Вәлиуллин.-Бүгенге көндә барысы да кырга чыгарга әзер. Узелларны һәм детальләрне көйләү эшләрен төгәлләү өчен барлык запчастьләр дә бар.
Баш инженер сүзләренә караганда, ремонтчылар барлык кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Токарьлык, аккумулятор, мотор һәм эретеп ябыштыру цехлары алар карамагында. Техник белгечләр - автоэлектрик-аккумуляторчы Әнвәр Гилманов, токарь Минсәлих Мотыйгуллин техникаларны язгы кыр эшләренә әзерләүгә үз өлешләрен керткәннәр. Алар югары класслы белгечләр, теләсә нинди җимереклекне шунда ук белеп алып, көйләргә сәләтлеләр. Механизаторлар Рифкат Мотыйгуллин, бертуган Евгений һәм Геннадий Андреевлар, Юрий Молодкин, Юрий Ваструков һ.б. үз тракторларын һәм агрегатларны ремонтлауда зур тырышлык куйдылар. Кыр хезмәтчәннәре техниканы язгы чәчүгә ышанычлы әзерли алсыннар өчен машина-трактор паркында барлык шартлар тудырылган. Механизаторларны базага вахта автобусында алып киләләр, алар өчен кайнар төшке аш оештырылган. Барысы да төп бурыч-кырга ышанычлы техника белән чыгуны үтәүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев