Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстанда коронавирус йоктыручылар артуын дәвам итә

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда инде дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда инде дүртенче көн рәттән коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта.

32 пациент (моннан бер көн элек – 42) хастаханәгә озатылган. Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 199 120 очрагы ачыкланган, 195 290 кеше (шуларның 99ы – узган тәүлектә) терелгән. Моннан бер көн элек 103 кешенең савыгуы турында билгеле булган иде.

Коронавирустан вафат булучылар саны инде бер айдан артык үзгәрми, бүгенге көндә ул 2010 кеше тәшкил итә. Бу хакта соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыккан иде.

Россиядә соңгы тәүлектә 13 559 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. 840 пациент хастаханәгә озатылган, 8936 кеше терелгән. Рәсми статистика буенча, 43 кеше инфекция корбаны булган.

                                                                                                                                                                                                                                      Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев