Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тагын бер яңа ФАП сафка басты

Районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Кызыл Тауда аны ачу тантанасына район җитәкчелеге һәм бу көнне районга эшлекле визит белән килгән Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттахов килгән иде. Авылның сиксән еллыгына район башлыгы Камил Гилманов кызылтаулыларга юл һәм ФАП төзергә вәгъдә иткән иде. Һәм менә узган елда авылга...

Районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды.


Кызыл Тауда аны ачу тантанасына район җитәкчелеге һәм бу көнне районга эшлекле визит белән килгән Татарстанның мәгариф министры Энгель Фәттахов килгән иде.
Авылның сиксән еллыгына район башлыгы Камил Гилманов кызылтаулыларга юл һәм ФАП төзергә вәгъдә иткән иде. Һәм менә узган елда авылга кадәр асфальт юл салынды, ә быел исә фельдшерлык пункты ачылды. Кунаклардан беренче булып ул авыл халкын пункт ачылу белән котлады.
-Монда искиткеч гади, хезмәт сөючән халык яши. Сезнең авыл да кергән элеккеге Вахитов исемендәге колхоз аягында нык тора иде. Бүген дә сезнең бөтен нәрсәгез бар-клуб, юллар, мәктәп, балалар бакчасы, кырларда мул уңыш,-диде ул.
Ачылу тантанасында чыгыш ясап, авылда мондый объект булу-ул сәламәтлек саклау учреждениесе генә түгел, ә инде кешеләрнең очрашып аралашу урыны да. Социаль объектлар төзү һәм аларны үзгәртеп коруның республика программаларын Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тикмәгә генә кабул итмәде. Әлеге программа авыл халкының киләчәккә өмете,- дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы.
Авыл халкы "Аксустрой" ООО төзүчеләренә рәхмәт белдерделәр. Аның җитәкчесе Илдус Исхакович әйтүенчә, бу - алар районда төзегән өченче ФАП. Озакламый Ерепкино авылында да модульле ФАП файдалануга тапшырылырга тиеш.
Авыл җирлеге башлыгы да төзүчеләрнең тырыш эшен билгеләп үтте. Модульле ФАП нибары егерме көндә төзелә, дүрт көндә коммуникация узелларын кертәләр.
Кечкенә авылда сәламәтлек саклау учреждениесе ачуның әһәмиятен билгеләп үтеп, районның баш табибы Марат Йосыпов, ФАПлар төзү буенча гамәлдәге программа өчен республика хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. Ул авыл халкын профилактика максатларында бирегә ешрак килеп йөрергә чакырды.
Кызыл Тау халкы өчен рамазан аенда ФАП ачылу зур бүләк булды. Моңа кадәр медпункт идарә бинасында урнашкан иде. Авыл халкы сөйләвенчә, бу очракта да алар табиб игътибарыннан мәхрүм булмаганнар. Бу авылда 260 кеше яши: шуның йөздән артыгы пенсия яшендәгеләр, 29- балалар. Фельдшер Светлана Муллина бу вазифада ун елдан артык эшли, һәр көнне Яңа Кыязлыдан килеп йөри һәм татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнгән.
Авыл аксакалы Җавал Зәйдуллин район, авыл җирлеге җитәкчелегенә әнә шундый мәһабәт ФАП төзегән өчен авылдашлары исеменнән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев