Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар мобилизацияләнгән якташларга посылкалар, инвалид коляскалары һәм госпиталь өчен урын-җир әйберләре алып бардылар

Район халкынан махсус хәрби операция зонасына сигезенче тапкыр гуманитар йөк алып барган ир-егетләр сәфәрнең ничек узуы турында сөйләделәр.

 

 

 

Аларның сафы арткан. Бу юлы гуманитар йөкне бишәүләп алып барганнар. Анда берничә тапкыр булырга өлгергән Анатолий Скворцов һәм Александр Убейкин белән берлектә аксубайлылар Нияз Җиһангиров, Владимир Прокопьев, Владимир Казаков. Алар өч машина белән егетләргә адреслы посылкалар, азык-төлек, камуфляж формалары, буржуйкалар, инвалид коляскалары, госпиталь өчен кием-салым һәм башка күп нәрсәләр алып бардылар. Гомумән алганда, өч ярым тоннадан артык.
Һәр сәфәр – җаваплылыкны үз өстләренә алып һәм үз гомерләрен куркыныч астына куйган һәр ир-атның йодрыкка төйнәлгән ихтыяр көче һәм холкы гына түгел, ә махсус үәрби операция зонасында үз якташлары, тугыз ел тәмугта яшәүче һәм һәр гуманитар йөк килгәнен көтеп торучы Новороссия халкы белән очрашканда кичергән хис-кичерешләр дә. Асылды, әлеге этапта безнең конвой – безнекеләр өчен – өй, халык өчен дөнья белән бердәнбер элемтә.
– Егетләр безне көткәннәр һәм өйдән килгән посылкаларга шатландылар. Бу юлы без хәтта Донецк юнәлешендә урнашкан яклаучыларыбызда кунакта булдык – чәй эчтек, хәрби тормыш һәм проблемалар турында сөйләштек. Егетләр көннәрнең җылынуына шатланалар, җәйге киемнәр алып килүне сорыйлар һәм ярдәм өчен барысына да зур рәхмәт әйттеләр, – дип сөйләде Анатолий Скворцов. – Без егетләрнең командирлары белән сөйләштек – якташларыбыз белән горурланабыз! Алар чын патриотлар! Алар улларын тәрбияләгән өчен әниләргә һәм әтиләргә түбәнчелек белән баш июне сорадылар!
Конвой волонтерларның үтенечләрен дә үтәгән, алар волонтер хатын-кызларыбызның йөрәк җылыларын салып теккән дистәләгән урын-җир комплектларын һәм район халкы җыйган инвалид коляскаларын, костыльләрне, медикаментларны, гигиена чараларын Донецк өлкәсенең көньяк-көнбатышында урнашкан Волновахи шәһәренең район хастаханәсенә тапшырганнар. Әлегә пациентларны кайчандыр зур булган учреждениенең бер генә корпусы кабул итә. Егетләр йөкне медикларга тапшырганда төшерелгән кадрларны күрсәттеләр: бер ел элек нацистлар хастаханәне сугыш ноктасына әйләндергәннәр, ә позицияне калдырып киткәндә бомбага тотканнар. Бу турыда хастаханә ишегалдындагы тирән чокыр да искә төшереп тора. Хәзер анда җиһазлар китерелгән, төзүчеләр эшли, тормыш үз агымы белән җайга салына. Хастаханә район статусын йөртсә дә, ул безнең яраланган сугышчыларыбызга да ярдәм күрсәтә, һәм монда яңа тормышлар барлыкка килә.
Табиблар мондый ярдәм көтмәгәннәрен таныганнар, кагыйдә буларак, гуманитар йөк еш кына зур шәһәрләргә генә барып җитә, аны перифериягә алып барырга батырчылык итүчеләр аз. Җылы очрашу безнең конвойда онытылмас тәэсирләр калдырган.
Александр Убейкинның Новороссиянең торак пунктларының берсендә очраткан сигез яшьлек малай турында сөйләгәннәрен күз яшьләрсез тыңлап булмый.
– Без якташларыбызның замполиты белән аралаштык, кинәт кенә, машиналар янында сигез яшьләрендәге, аксыл чәчле бер малай пәйда булды. Йөрәк кысылып куйды, менә ул Михаил Шолоховның «Дон хикәяләре» мотивлары буенча кинофильмнан курку белмәс «герой». Башта без барыбыз да аптырашта калдык, аннары аңладык һәм тәм-томнар салынган тартманы ачып, аннан бер банка балны алып малайга бирдек. Ул безгә рәхмәт әйтте һәм шулай ук кинәт юкка да чыкты. Безнең мобилизацияләнгән егетләр, мөмкин булганча, җирле балаларны ашаталар. Аларның сөйләве буенча, бу малай балачактан сукыр, уңышсыз гаиләдән икән. Ул әле дә күз алдында тора. Меңләгән гаиләләр сугыш барган җирдә яшәүләрен дәвам итәләр, анда балалар күпкә олырак һәм бик күпне күрергә өлгергән. Аларның күбесенең бәхетле бала чагы тугыз ел элек тәмамлаган, ә кайберләренең ул бөтенләй булмаган.
Волонтер егетләребез үз гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайттылар һәм киләсе сәяхәт турында кайгыртып яшиләр. Алдагысы никадәр катлаулы һәм куркыныч булуы турында чын ир-егетләр дәшмәүне өстен күрәләр. Хәзер аларны башка юнәлештә көтәләр – анда да махсус хәрби операция зонасына чакырылган якташларыбыз тупланган. Районда ашыгыч рәвештә ярдәм җыю игълан ителде – сугышчыларга тепловизорлар, прицеллар, кронштейннар, футболкалар, җәйге киемнәр кирәк.
Кирәкле әйберләрне сатып алу өчен акча кирәк. Күпме бирә алганча. Күп тапкырлар ярдәм иттек! Бу юлы да ярдәм кулы сузыйк! Солдат сезнең ярдәмне көтә!
Акча күчерү өчен реквизитлар: телефоннар Саклык банкы картасына бәйләнгән: Скворцов А.Н., тел.: +7 919 627-35-73; Зәйнуллин Ф.З., тел.: +7 917 392-88-91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев