Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш чоры баласы, ветеран торф чыгаруда эшли һәм йортлар төзи

Сугыштан соңгы елларда Минсаҗидә Хөснуллина Горький өлкәсендә торф эшкәртүдә унике ел эшли

Ә туган авылы Кызыл Тауга кайткач, кыз Үзбәкстанга 1966 елда Ташкент җир тетрәүендә җимерелгән административ биналарны һәм торак йортларны торгызуга мобилизацияләнә. Ул вакытта 2 миллион квадрат метрдан артык торак мәйдан, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, хастаханәләр, заводлар һәм фабрикалар җимерелгән була. 78 мең гаилә йорт-җирсез кала.
Хөкүмәт Карары буенча җимерелгән бер катлы балчык йортлар урынына яңа заманча күп катлы йортлар төзелә. Зур шәһәрне мондый масштаблы реконструкцияләү СССР республикалары ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин була. ТАССР төзелеш бригадалары составында төзекләндерү эшләрендә Минсаҗидә Хөснуллина да катнаша.
Джизакта ул тол ир Сафуан Хөснуллин белән таныша. Тиздән игелекле хатын аның өч баласы – ике улы һәм кызы өчен әни була. Аларның уртак кызы Наилә дә дөньяга аваз сала.
Әни кеше барлык балаларына да югары белем алырга ярдәм итәргә тырышкан.
Минсаҗидә Хәбибулла кызының да язмышы, сугыш чоры балаларыныкы кебек, җиңел булмый.
Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котлап, беренче чиратта нәкъ менә шуны билгеләп үтте.
Район башлыгы урынбасары юбилярга чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырып, район башлыгы Камил Гилмановның, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның адреслы хатын ирештерде.
Ветеран үзенә карата шундый игътибардан дулкынланды. Әнисенең юбилеена гаиләсе белән Лаешта яшәүче олы улы Әсхәт кайткан иде. Әсхәт Сафуан улы гомер буе төзелеш оешмасында җитәкче вазифаларда эшли һәм шул ук вакытта әнисенең хәлен белеп китәргә дә һәрвакыт вакыт таба. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда яшәүче Рәшит белән Наҗия дә әниләренең сәламәтлеге белән кызыксынып торалар.
Бүген ветеранны социаль хезмәткәр Мәрьям Зәйдуллина карый. Һәм ул бүген иртәдән үк юбилярның якыннары белән бергә плитә янында мәшәкатьләнде.
– Җирдә Минсаҗидә Хәбибулла кызы кебек мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булса, дөнья күпкә чистарак һәм игелеклерәк булыр иде, – диде тантана сәбәпчесен ихлас котлап, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлия Гыйматова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев