Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су игътибар таләп итә

Эссе көнне су коенасы килә. Сулыклар бигрәк тә балаларны үзенә җәлеп итә. Шуңа бәйле Россия МВДның ТР Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН өлкән инспекторы ата-аналарга мөрәҗәгать итә: -Җәй башында суда балалар гомерен алып киткән фаҗига кабатланмасын өчен ата-аналарның балаларның җәйге ялын контрольгә алуларын үтенәбез. Даими бала янәшәсендә булып та, каникулны...

Эссе көнне су коенасы килә. Сулыклар бигрәк тә балаларны үзенә җәлеп итә.


Шуңа бәйле Россия МВДның ТР Аксубай районы буенча бүлегенең ПДН өлкән инспекторы ата-аналарга мөрәҗәгать итә:
-Җәй башында суда балалар гомерен алып киткән фаҗига кабатланмасын өчен ата-аналарның балаларның җәйге ялын контрольгә алуларын үтенәбез. Даими бала янәшәсендә булып та, каникулны аның белән үткәрү мөмкинлеге юк. Әмма балалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү безнең хәлдән килә, балаларны сулыкларга үзләрен генә җибәрергә, өлкәннәрдән башка суга керергә рөхсәт итмәскә кирәк. Балалар сулыклар янында өлкәннәр белән бергә ял итәләр икән-аларны бер генә минутка да күз уңыннан югалтмагыз. Фаҗиганың күз ачып йомганчы килеп чыгуын исегездә тотыгыз!
Әлеге хәл шулай ук ТР МЧС ның Аксубай районындагы территориаль бүлеге хезмәткәрләрен дә борчуга сала. 102 нче ПЧ начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, эчке хезмәт капитаны Руслан Ибляминов суда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә: таныш булмаган һәм әлеге максатлар өчен каралмаган, су төбе өйрәнелмәгән сулыкларда коенмаска, ярдан эчкә йөзеп кермәскә, суда уеннар оештырмаска; ярдан суга сикермәскә, су коенганда тәннең чамадан тыш суынуына юл куймаска, балаларны күзәтүчесез калдырмаска. Игътибарлы булыгыз, үзегезне һәм гаиләгезне борчуга салмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев