Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спорт безне берләштерде

"Милләтләр кроссы"нда Аксубай районынын өч меңнән артык кешесе катнашты. Бу көнне кросс районның 20 авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә старт алды. Аңарда 46 оешма, предприятие, бүлек, җәмәгать формированиеләре, шулай ук мәктәп укучылары, спортчылар, "Рәсәй пенсионерлары Союзы" район бүлеге активистлары, сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар катнашты. Якшәмбе көнне Сабантуй...

"Милләтләр кроссы"нда Аксубай районынын өч меңнән артык кешесе катнашты.


Бу көнне кросс районның 20 авыл җирлегендә һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә старт алды. Аңарда 46 оешма, предприятие, бүлек, җәмәгать формированиеләре, шулай ук мәктәп укучылары, спортчылар, "Рәсәй пенсионерлары Союзы" район бүлеге активистлары, сәламәт тормыш рәвешен алып баручылар катнашты.
Якшәмбе көнне Сабантуй мәйданында район үзәгенең 1,5 меңнән артык кешесе җыелган иде.
-Районда спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган,- дип әйтте район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов "Милләтләр кроссы"нда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Чыннан да, районыбызда "Юность" спорт комплексы тулы куәткә эшли, Универсиада бүләге буларак биш спорт мәйданчыгы төзелә, киләсе елда район үзәгендә бассейн төзү планлаштырыла. Соңгы яңалык массакүләм стартка тезелгән халыкны аеруча рухландырды һәм мәйдан алкышларга күмелде. Шундый хәбәрдән соң старттан финишка кадәр сузылган ике чакрым араны үтү әллә ни авыр булмагандыр да, мөгаен. Бу юлы кросска спорт ветераны Анатолий Калмыков старт бирде. 1,5 мең кешедән торган " команда" да ветераннар, җитәкчеләр, мәктәп укучылары һәм хәтта бәләкәчләр дә бар иде. Беренче булып финишка Иске Ильдеряктан Егор Гусляков килде, икенче - Сидул-Ерыклыдан Леонид Васильев, өченче урынны район үзәге мәктәбеннән Степан Однов яулады. Аларга район яшьләр эше һәм спорт бүлеге Грамоталары тапшырылды. Ә инде өч яшьлек Кирилл Лукин һәм биш яшьлек Сәфәр Моратшин өлкәннәр белән янәшә, финишка кадәр йөгерүче иң яшь спортчылар булды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев