Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәламәтлекне яшьтән үк кайгыртырга

Халык арасында йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыклау максатларында район үзәк хастаханәсендә районның өлкән яшьтәге халкы арасында диспансерлаштыру үткәрергә планлаштырылган. Бу турыда без Аксубай үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белән сөйләшәбез. - Рөстәм Рифкатович, профилактик медицина тикшерүен кемнәр һәм кайда үтә ала? - Район кешеләре диспансерлаштыруны, һичшиксез, безнең...

Халык арасында йогышлы булмаган хроник авыруларны ачыклау максатларында район үзәк хастаханәсендә районның өлкән яшьтәге халкы арасында диспансерлаштыру үткәрергә планлаштырылган.


Бу турыда без Аксубай үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов белән сөйләшәбез.
- Рөстәм Рифкатович, профилактик медицина тикшерүен кемнәр һәм кайда үтә ала?
- Район кешеләре диспансерлаштыруны, һичшиксез, безнең район хастаханәсендә үтәчәкләр. 21, 24, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48,51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьлек гражданнар өч еллык интервал белән бушлай медицина тикшерүе үтәләр. Теләкләре булган кешеләр поликлиниканың 4 нче кабинетына (1 катта) килә алалар.
-Диспансерлаштыру нәрсәне үз эченә ала?
-Ул, әйтеп үткәнебезчә, 4 нче бүлмәдә анкета тутырудан башлана. Күзнең кан басымы тикшерелә, канда глюкозага һәм холестерин булуга гомуми экспресс анализ ясала, хатын-кызлар фельдшер (акушерка) һәм маммография тикшерүе үтәләр, невролог тикшерү үткәрә (моннан инде 51-69 яшьтәге гражданнар өчен), үпкәләргә флюрография, электрокардиография, корсак куышлыгы органнарына УЗИ үткәрелә (39 яшьтән алып 69 яшькәчә), гемоглобинга, клиник һәм биохимик кан анализы ясала (39 яшьтән 69 яшькәчә), простатит авыруына кан анализы (50 яшьтән өлкән ир-атларга), бәвелгә гомуми анализ, тизәк анализы-барысы да профилактик тикшерүгә керә. Иң соңыннан участок табибында тикшерү үтәсе. Ул Сезгә тапшырылачак Сәламәтлек паспортына төп мәгълүматларны кертә.
- Медицина тикшерүе үтү күпме вакытны ала? Бу бигрәк тә районның эшләүче гражданнарын кызыксындыра
- Моның өчен гадәттә ике тапкыр килергә кирәк. Беренче тапкырда-барлык анализлар да тапшырыла, икенчесендә әзер анализлар белән участок табибына керергә кирәк. Профилактик тикшерү нәтиҗәләре буенча Сездә авыру барлыгына шик туа икән, табиб сезне өстәмә тикшерү үтәргә яки төпле профилактик консультация алырга җибәрә.
Эшләүче гражданнарга килгәндә, "РФда гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында"гы Федераль законның 24 маддәсенә нигезләнеп, эш бирүчеләр хезмәткәрләргә медицина күзәтүе һәм диспансерлаштыру үтү өчен шартлар тудырырга һәм шулай ук аларны медицина күзәтүе өчен бернинди тоткарлыкларсыз җибәрергә тиешләр.
Әңгәмәдән соң без 4 нче бүлмәгә юл алдык. Монда 4 кеше чиратта тора иде. Шуларның берсе, Ольга исемле утыз яшьлек хатын-кыздан, медицина тикшерүе үтәргә нәрсә этәрде, дип кызыксынабыз.
-Диспансерлаштыру турында мин үзебезнең авыл фельдшерыннан белдем,-ди ул.-Шулай итеп мин үз сәламәтлегемнең торышын тикшерү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска булдым, өстәвенә-бушлай да булгач. Монда килгәч эксперимент өчен анкета тутырдым, моның өчен 4 минут вакыт кирәк булды. Шуңа өч елга бер тапкыр тәкъдим ителгән квалификацияле медицина күзәтүе үтү өчен кирәк булган өч-дүрт сәгать вакытны да кушсаң, кеше өчен иң кыйммәтле саналган сәламәтлек өчен бу әлләни күп түгел.
Диспансерлаштыруга кагылышлы сораулар килеп туса, 2-71-63 телефоны буенча чылтыратыгыз яки безнең аksubayevo.ru сайтына юллагыз. Рөстәм Шәрәфетдинов белән сөйләшеп аңлашканнан соң, без аларга җавап бирербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев