Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Швециядә дә җиңү яуларлар

Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Абхазиядә үткән IV нче «ЮНИОР. Без границ» балалар һәм яшүсмерләр сәнгате халыкара фестиваль-бәйгедән җиңү яулап кайттылар. «Вдохновение» ансамбленең өлкәннәр төркеме икенче урынны яулады. Майя Семенова һәм Дмитрий Землемеров дуэты абсолют җиңүче булды. Балалар эстрада хореографиясенең нәниләр төркемендә Майя Липатова җиңүче булса, Илизә Гиниятуллина өченче...

Күптән түгел Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Абхазиядә үткән IV нче «ЮНИОР. Без границ» балалар һәм яшүсмерләр сәнгате халыкара фестиваль-бәйгедән җиңү яулап кайттылар.


«Вдохновение» ансамбленең өлкәннәр төркеме икенче урынны яулады. Майя Семенова һәм Дмитрий Землемеров дуэты абсолют җиңүче булды. Балалар эстрада хореографиясенең нәниләр төркемендә Майя Липатова җиңүче булса, Илизә Гиниятуллина өченче урынга лаек булды. Вокалчылар да өч призлы урынны яуладылар: Эвелина Сруртдинова - беренче, Илизә Гиниятуллина белән Камилә Нәсибуллина - икенче, Дарина Сруртдинова - өченче урында. Яшь рәссамчылар арасында Аида Глезденева һәм Маша Краснова - беренче урынны алса, Настя Леонтьева -пьедесталның өченче баскычында иде. Кызларның уңышында аларның остазлары - Валентина Гурьянова, Римма Рыбина, Майя Семенова, Галина Сруртдинова, Зәйнәп Салихова, Әлфия Нурхәмитова, Кристина Серкова, Энҗе Мостафинаның өлеше зур. Узган ел Абхазиядә үткән фестивальдә баянчы Данис Шәвәлиев белән вокалчы кызыбыз Эвелина Сруртдинова җиңүче булганнар иде. Ә быелгы фестивальдә Аксубайның яшь йолдызлары Дипломнардан тыш киләсе елда Питер, Төркия, хәтта Стокгольмда үтәчәк халыкара фестивальләрдә катнашу өчен бонуслар да җыйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев