Шәфкатьлелек өләшүчеләр бәйрәме
Районның социаль хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. - Социаль хезмәткәр - ул изге йөрәкле кеше. Әлеге һөнәр ияләренә яхшылык, эчкерсезлек, олы яшьтә булуы һәм сәламәтлеге какшау сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә теләсә кайсы мизгелдә ярдәм итү теләге хас,- диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. - Монда шулай ук эшлекле...
Районның социаль хезмәткәрләре бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
- Социаль хезмәткәр - ул изге йөрәкле кеше. Әлеге һөнәр ияләренә яхшылык, эчкерсезлек, олы яшьтә булуы һәм сәламәтлеге какшау сәбәпле ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә теләсә кайсы мизгелдә ярдәм итү теләге хас,- диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында. - Монда шулай ук эшлекле мөнәсәбәтләрдән тыш шәхси сыйфатлар да мөһим роль уйный. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев