Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Шагыйрәнең иҗат кичәсе

Болынны бизәп торучы чәчәкләр булган кебек, туган якны данлаучы шәхесләр дә бар. Нурлат районында туып үскән Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина инде күптән Аксубайның үз кызына әйләнде һәм ике якны да куандырып 2010 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булды. Аның "Күңел чишмәм", "Кешеләргә әле кирәк мин", "Зөһрә"китаплары янына төрле елларда иҗат ителгән...

Болынны бизәп торучы чәчәкләр булган кебек, туган якны данлаучы шәхесләр дә бар.


Нурлат районында туып үскән Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллина инде күптән Аксубайның үз кызына әйләнде һәм ике якны да куандырып 2010 елда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы булды. Аның "Күңел чишмәм", "Кешеләргә әле кирәк мин", "Зөһрә"китаплары янына төрле елларда иҗат ителгән эчкерсез, самими хисләр белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган "Яшен ташлы тарак"җыентыгы басылу нур өстенә нур булды. 9 апрельдә Аксубайда, 10 апрельдә Нурлатта булып узган"Шигырь ялгый күңелне" дип исемләнгән китап презентацияләү кичәсендә шагыйрәнең шактый шигыре һәм автор сүзләренә күренекле композитор Фәрит Хатипов, Сәмигулла Рәхмәтуллин көй иҗат иткән җырлары яңгырады. Шагыйрәнең үзе үк көй язганын күпләр ошбу кичәләрдә генә белде. Кичәгә мәркәзебездән килгән олуг кунаклар арасында профессор Фоат Галимуллин, танылган балалар шагыйре Рафис Корбан, "Татнефть" ААҖның катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары идарәсе башлыгы урынбасары Фәрхетдинов Гомәр Нәүфәл улы һәм башка мөхтәрәм шәхесләр бар иде. Бер төркем нурлатлылар якташларын котлаган мизгелләрдә шагыйрәнең күзләрендә шатлык яшьләре ялтырады. Чөнки ул туган җирен дә, торган җирен дә яратып гомер кичерә. Туган як, туган тел, милләт, сөекле әти-әни, мәхәббәт, туганнар, дуслар турында шигырьләре күңелләргә кагылмый калмый. "Туган телебезнең тәмен белеп, йөгерек тел белән язылган, җыйнак,төрле образ-чагыштыруларга бай, туган телебезнең сафлыгы белән бергә мишәр диалектының матур аһәңнәре бөркелеп торган шигырьләрне укыгач, күңелдә канәгатьләнү хисе туды", дип яза Рафис Корбан.
Шагыйрә Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинага иҗат юлында, тормышында уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миңнеруй ГайфуллинаХәбибуллина