Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлаулар тиешле дәрәҗәдә үтте

Якшәмбе көнне безнең районда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар халыкның актив катнашында үтте. Иртәнге сәгать сигездә 49 сайлау участогы сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. Тулаем район буенча тавыш бирү исемлегенә 23 меңгә якын сайлаучы кертелгән иде. Сайлаулар барышын «Бердәм Россия» һәм шулай ук «РФ Коммунистлар партиясе» партияләреннән вәкилләр күзәтте. Республика югары...

Якшәмбе көнне безнең районда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар халыкның актив катнашында үтте.


Иртәнге сәгать сигездә 49 сайлау участогы сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты. Тулаем район буенча тавыш бирү исемлегенә 23 меңгә якын сайлаучы кертелгән иде.
Сайлаулар барышын «Бердәм Россия» һәм шулай ук «РФ Коммунистлар партиясе» партияләреннән вәкилләр күзәтте. Республика югары уку йортларын тәмамлаучы һәм белем алучы яшь юристлардан торган «Гадел сайлаулар өчен» күзәтүчеләр төркеме сайлауларда беренче тапкыр бәйсез күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар. Бу юлы барлык сайлау участокларында да веб-камералар урнаштыру тагын бер яңалык булды. Барлык кызыксынган сәяси партияләр дә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8.00 дән 20.00 сәгатькәчә Россиянең теләсә кайсы ноктасыннан конкрет сайлау участогында тавыш бирү барышын Интернеттан күзәтә алдылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, төрле нокталардан һәр объкт буенча видеокүзәтү теркәп барылды, шуңа бәйле сайлаулар барышында нинди дә булса ялгышлыклар, кагыйдә бозу очраклары ачыкланганда вакыт үтү белән аларны кире карау мөмкин булачак. Тагын бер нәрсәне билгеләп үтәргә була, үткән сайлаулардагы кебек, районның биш сайлау участогында сайлаучылар электрон тавыш бирү комплексларында тавыш бирделәр. Боларның барысы да сайлауларның РФ Президенты постына кандидатларга һәм күзәтүчеләргә карата ачык, үтә күренмәле һәм гадел үтүе өчен эшләнде. Шунысы куанычлы, районда урнаштырылган барлык 98 веб-камера да үз урынында калачак һәм тәртип урнашканчыга кадәр хезмәт итәчәк.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, халык декабрь аендагы РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча үткән тавыш бирүләр белән чагыштырганда 4 марттагы сайлауларда күпкә активрак булды. Кайбер сайлау участокларында, мисалга, безгә иртә белән булырга туры килгән №570 нче (2-нче Аксубай урта мәктәбе), №571 нче (ПЛ-88) тавыш бирү участокларында күпчелек сайлаучылар тавыш бирү вакыты башланганчыга кадәр килеп, бюллетень алуга чират хасил иттеләр. Бу көнне район үзәгенең сайлау участокларында район башлыгы Камил Гилманов һәм ТР Министрлар Кабинетыннан район кураторы, «Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка автомобиль юллары Федераль идарәсе» ГУ начальнигы Мөхәммәт Гатиятуллин булды. Сәгать 10.00 да район башлыгы тормыш иптәше Асия Зөфә-ровна һәм шулай ук исәпкә кую таныклыгы булган Мө-хәммәт Хәбибуллович белән бергә Аксубай гимназиясендә урнашкан №572 нче сайлау участогында РФ Президентын сайлап тавыш бирделәр.
Көндезге сәгать бердә тулаем район буенча сайлауларда район халкының 63 проценты тавыш биргән иде. Кичке сәгать бишләр тирәсенә халыкның катнашу проценты 90 проценттан артык тәшкил итте. Бу, әлбәттә инде, авыл кешеләренең һәрвакыт актив булуы һәм аларның үзләренең граҗданлык һәм конституцион бурычларын тиешле дәрәҗәдә үтәүләре турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлаулар2012