Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сайлаучылар белән очрашу

Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Сөнчәле база мәктәбендә булып, җирле авыл клубында авыл халкы һәм район активы белән очрашты. Фатих Сәүбән улы эш визиты белән безнең районда еш була. Аксубайлылар белән бергә ул район казанышларын күреп сөенә, авыл халкының проблемаларын да игътибарсыз калдырмый. Сөнчәле җирендәге...

Ноябрь бәйрәмнәре көннәрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин Сөнчәле база мәктәбендә булып, җирле авыл клубында авыл халкы һәм район активы белән очрашты.
Фатих Сәүбән улы эш визиты белән безнең районда еш була. Аксубайлылар белән бергә ул район казанышларын күреп сөенә, авыл халкының проблемаларын да игътибарсыз калдырмый.
Сөнчәле җирендәге әлеге очрашу да гади, эчкерсез аралашу формасында үтте. Авыл халкы үзләренең шәхси проблемаларын күтәрделәр, ирешелгән уңышлары турында сөйләделәр, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мәсьәләсенә дә тукталдылар.
Фатих Сәүбән улының район башлыгы Камил Гилманов озатуындагы безнең районга визиты Сөнчәле база мәктәбеннән башланды, алар анда әлеге уку бинасының укытучылар коллективы белән очраштылар. Шулай ук очрашу вакытында спорт залында республика дәрәҗәсендә һәм аның чикләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән яшь спортчылар, тренер А.Скворцов укучылары белән җанлы сөйләшү булды. Әлеге очрашу вакытында Фатих Сәүбәнович үзе дә 2013 елда Казанда үтәчәк универсиада спорт ярышлары исемлегенә кертелгән көрәш төре үрнәген күрсәтте.
РФ Федераль җыен депутаты алга таба Сөнчәле авылы халкы һәм Аксубай районы активы белән очрашты. Үз чиратында, җирле үзешчән артистлар җыелучыларны үзләренең концерт номерлары белән шатландырдылар. Алга таба Фатих Сәүбәновичның сайлаучылар белән эшлекле сөйләшүе булды. Үз чыгышында ул бердәмроссиялеләрнең икътисад, авыл хуҗалыгы, сәламәтлекне саклау, мәгариф, социаль өлкәдә ирешкән уңышларына һәм әлбәттә инде, алда торган РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауп тавыш бирүгә басым ясады. Чыгыш ясаучы шулай ук Аксубай районының соңгы елларда игенчелектә һәм терлекчелектәге казанышларына югары бәя бирде.
-Сезнең район игенчеләренә һәм терлекчеләренә мактау һәм дан,-дип билгеләп үтте үз чыгышында Фатих Сәүбәнович,-мин моны тырыш хезмәт нәтиҗәсе дип саныйм. Фидакарь хезмәтләре өчен Республика авыл хуҗалыгы көнендә аксубайлыларның 13 район арасында иң зур үсеш алган район буларак билгеләп үтелүе мактауга лаек. Ә 4 декабрьдә үтәчәк сайлауларда барыннан да элек үзең, туган районың, үзеңнең республикаң турында кайгыртып дөрес тавыш бирергә кирәк.
Алга таба җыелучылар алдында район ветераннар советы рәисе Евгений Копанев, район башлыгы Камил Гилманов чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев