Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рус Кармәте авыл мәдәният йортында теннис уйныйлар

Яңа Кармәт авыл җирлеге депутаты Алексей Буранов редакция хезмәткәрләренә яхшы хәбәр җиткерде – җирле мәдәният үзәгендә заманча теннис өстәле пәйда булган.

«Авылда бер генә мәдәни чара да алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһудин ярдәменнән башка үтми. Күптән түгел ул безнең мәдәният үзәгенә теннис өстәле сатып алуда финанс ярдәме күрсәтте. Бу халык өчен зур һәм сөенечле бүләк. Игелекле йөрәкле кеше, үз төбәгенең патриоты Шамил Габделхәй улының республика масштабында ел хәйриячесе булуы очраклы түгел. Яхшы эшләре өчен ул бу исемгә лаек булган. Бу кеше башкаларның бәласен, проблемасын читләтеп үтми, ярдәм кулы суза. Менә ул Рус Кармәте авылы халкына да ял сәгатьләрен кызыклырак итәргә ярдәм итте. Мәктәп укучылары бу спорт төрен бик теләп үзләштерәләр, яшьләр, өлкән буын вәкилләре зур канәгатьлек белән теннис уйныйлар. Уен өчен теннис ракеткаларын һәм шарларын авыл җирлеге депутатлар корпусы сатып алды. Хәзер авыл, җирлек халкы арасында өстәл теннисы буенча ярышлар оештырырга мөмкин булачак. Без Шамил Яһудинга мондый бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтлебез һәм аңа сәламәтлек, бетмәс энергия телибез.
Рус Кармәте халкы исеменнән Алексей Буранов».
                                                                                                                                                                                                                  Фото: Алексей Буранов архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев